+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 июль 2021, 13:04

Акъяр дәваханәсенә УЗИ аппараты кайтты

Ул дөрес диагноз куярга мөмкинлек бирәчәк.

Акъяр дәваханәсенә УЗИ аппараты кайтты
Акъяр дәваханәсенә УЗИ аппараты кайтты
Ул дөрес диагноз куярга мөмкинлек бирәчәк.

Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында һәм медицина ярдәменең беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру максатларында Акъяр дәваханәсенә яңа заманча УЗИ-аппарат кайткан. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа УЗИ-аппарат барлык органнарга һәм системаларга сыйфатлы диагностика ясарга ярдәм итәчәк. Шулай ук дөрес диагноз куярга һәм чир азганчы пациентны вакытында дәваларга мөмкинлек бирәчәк.

Җиһазларның бәясе - 7,2 миллион сум.

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: