+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 июль 2021, 20:37

Һай, Салават, һай, Рөстәм!

Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, якташыбыз Салават Фәтхетдинов Чечен Республикасында узган ярышларда комментаторны татарча җырлаткан.

Һай, Салават, һай, Рөстәм!
Һай, Салават, һай, Рөстәм!

Узышчы Рөстәм Фәтхетдинов Грозныйда узган Русия боҗралы узышлар сериясенең 3нче этабында беренче килгән. Бу хакта Салават Фәтхетдинов Инстаграмда хәбәр итә. Видео төшергәндә җырчының бик нык дулкынлануы сизелә - тавышы калтырый.

«Кеше ышанмаслык. Ике узыш һәм икесендә дә җиңү. Казан — Грозный рулит. Хәзер 20 августка кадәр тынычланырга кирәк. Алда концертлар. Барыгызны да Камал театрында көтеп калам», — дип язган Салават Зәкиеч.

Рөстәмнең уңышларына ярышларның комментаторы да бик сөенгән. «Рөстәм өлкәннәр зачетында да җиңү яуласа, мин сезгә туры эфирда җырларга вәгъдә биргән идем. Сүземдә торам», — дип, «Мин яратам сине, Татарстан» җырының бер куплетын башкарган ул.

«Гадәттә, ул бу җыр белән үзенең концертларын төгәлли. Ә без аның белән бу искиткеч ярышларны йомгаклап куябыз», — ди комментатор.

Гаҗәеп бит әй, кая барса да - йөзек кашы безнекеләр!

Фото: .instagram.com/salavat_fatkhutdinov_official




Һай, Салават, һай, Рөстәм!
Һай, Салават, һай, Рөстәм!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: