-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 июль 2021, 20:45

Безнекеләр - "МАКС-2021нең алтын канатлары" конкурсында җиңүче!

УДАТУ «Импортны алыштыру» номинациясендә илебездәге иң яхшы эшләнмә өчен "МАКС-2021нең алтын канатлары» конкурсында җиңү яулады.

Безнекеләр - "МАКС-2021нең алтын канатлары" конкурсында җиңүче!
Безнекеләр - "МАКС-2021нең алтын канатлары" конкурсында җиңүче!


Авиация университеты «Импортны алыштыру» номинациясендә, ярышларда катнашучы 60тан артык оешманы узып, лидер булды.

Әлеге номинациядә университеттан авиация керосинында эшләү, авиация кулланышы өчен яңа буын авиация двигателе (вертолетлар һәм пилотсыз очу аппаратларын да кертеп) поршень двигателе тәкъдим ителде, ул кече авиация өчен, шул исәптән "ROTAX-912" двигательләр линейкасын алмаштыра.

- Хәзерге вакытта җиңел һәм үтә җиңел очу аппаратлары классында чит илдә җитештерелгән авиация поршень двигательләре кулланыла. Яңа двигательләр яисә запас частьләр белән тәэмин итүдә теләсә нинди өзеклекләр илнең дәүләт иминлегенә яный. Бу җиңел һәм үтә җиңел очу аппаратлары, шул исәптән вертолетлар һәм «пилотсыз»лар өчен үзебезнең авиация поршень двигательләрен эшләү кирәклеген билгели", - дип сөйләде УДАТУ ректоры Сергей Новиков.

Берничә ел дәвамында Уфа авиация университеты тарафыннан барлык куәтләр диапазонында экономиялерәк булган авыр ягулыкларда һәм бензиннарда поршень двигателе эшен тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче унификацияле эш процессы эшләнә.

Хәзерге вакытта тәҗрибә үрнәге әзерләнгән: уникаль ягулык системасы (насос-форсунка) күп ягулыклы эш процессын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Аның эшкә сәләтлелеге ике тактлы двигательләрдә дә, дүрт тактлы двигательләрдә дә расланган.

Илдә һәм чит илдә булган аналоглар белән чагыштырганда, проектта тәкъдим ителгән карарларның өстенлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: авиация керосинында һәм дизель ягулыгында эшләү, югары егәрлек һәм заманча бензин/дизель двигательләре дәрәҗәсендә ягулыкның түбән чыгымы, базар бәясенең түбән булуы, шулай ук җир өсте/диңгез транспортының серияле двигательләрендә актив кулланыла торган заманча материалларны файдалану.

Конкурсның төп максаты - авиация-космик тармактагы яңа эшләнмәләргә һәм фәнни тикшеренүләргә игътибар җәлеп итү, Авиасалонда катнашучы яшь галимнәрне бүләкләү.

Узган еллардагы кебек үк, конкурста җиңүчеләрне абруйлы жюри билгеләде, аның составына авиация сәнәгате предприятиеләре һәм оешмалары, иҗтимагый оешмалар, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук тармак экспертлары һәм "Авиасалон" хезмәткәрләре керде. Җиңүчеләрне бүләкләү 23 июльдә күргәзмә комплексы мәйданчыгында тантаналы чара барышында узды.

«МАКС-2021нең алтын канатлары» традицион конкурсын оештыручылар - Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Наука» фәнни-җитештерү берләшмәсе катнашлыгында «Авиасалон» акционерлар җәмгыяте.

Фото: aviasalon.com


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: