Кубага барлыгы 88 тоннадан артык йөк, шул исәптән азык-төлек һәм бер миллион респиратор битлек җибәрелде. Тиешле боерыкны Русия Президенты Владимир Путин биргән иде.
Йөкне кабул иткән Куба эчке сәүдә министры Бетси Диас Веласкес ил өчен катлаулы чорда гуманитар ярдәм күрсәткән өчен Русиягә, аның җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Гаванадагы Русия илчесе Андрей Гуськов искә төшергәнчә, Куба АКШның икътисади блокада игълан итүе нәтиҗәсендә һәм коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә әле катлаулы хәлдә. Ул, шулай ук, безнең илләрнең дару препаратларының бер өлешенә булган ихтыяҗлар мәсьәләсе буенча даими контактта торуын әйтте.
Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
#ВадимирПутин
Фото: lenta.ru