+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 июль 2021, 10:15

Уфада яшь музыкантлар конкурсы узачак

Уфада беренче тапкыр Нариман Сабитов исемендәге халыкара яшь музыкантлар конкурсы узачак.

Уфада яшь музыкантлар конкурсы узачак
Уфада яшь музыкантлар конкурсы узачак

Башкортстан башкаласында 1-3 ноябрьдә Нариман Сабитов исемендәге I Халыкара яшь музыкантлар конкурсы узачак. Ул Башкортстанның Мәдәният министрлыгы тарафыннан Н. Сабитов исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе белән берлектә оештырыла.

Халыкара конкурсның жюри әгъзалары - Мәскәү, Казан консерваторияләре һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтының танылган укытучылары.

Яшь музыкантларның Нариман Сабитов исемендәге I Халыкара конкурсы «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Иҗади кешеләр» проекты кысаларында «Фортепиано» һәм «Скрипка» номинацияләре буенча дистанцион форматта видеоязмалар буенча үткәрелә.

Конкурста Русиянең балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары, БДБ илләре, чит илләрнең 7-15 яшьлек яшь музыкантлары катнаша ала.

Гаризалар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Тулы мәгълүматны конкурсның рәсми сайтында алырга мөмкин.

Катнашу бушлай.

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә гамәлгә ашырыла.
 

#БашкортстанГомумдәүләтПроекты



Фото: сайт администрации Уфы


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: