+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 июль 2021, 19:30

Калдыкларны эшкәртү буенча яңа проект старт ала

Ул Благовещенда төзеләчәк.

Калдыкларны эшкәртү буенча яңа проект старт ала
Калдыкларны эшкәртү буенча яңа проект старт ала

"Пластик белән тирә-якны пычрату дөньяда иң зур экологик проблемага әйләнеп бара. Билгеле, бу проблема безнең республикада да бар. Аеруча былтыр, кешеләр республикада сәяхәт итә башлагач, без моны бик нык сиздек. Шунда без бу чүп-чарны җыештырырга тырыштык, әмма бу проблеманы системалы хәл итү кирәклеге көн кебек ачык иде, - дип язган бүген социаль челтәрләрдә Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.

Былтыр көздән бу мәсьәләне хәл итү буенча җитди эш алып барыла. Андрей Назаров постта яңа пластикларны эшкәртү буенча яңа проект турында белдергән.

"Инвестор табылды, барлык шартлар сөйләшенде", - дигән ул.

Проект Благовещен шәһәрендә, элекке Биохимкомбинат территориясендә җәелдереләчәк. Производство заманча, экологиягә зыян китермәячәк. Калдыкларны яндырмаячаклар, күммәячәкләр, ә арытаба эшкәртеп кулланачаклар.

Елына 13 мең тонна калдык эшкәртү күз уңында тотыла. Биредә шулай ук флекс җитештереләчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: