Бүген сентябрьдә үтәчәк Бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларның барышын күзәтүне тәэмин итүдә сәяси партияләрнең һәм җәмәгатьчелекнең хезмәттәшлеге турында "түгәрәк өстәл" утырышы узды. Чараны Сайлаулар барышын күзәтү буенча иҗтимагый штаб, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Русия Федерациясе сәяси партияләренең Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлекләре партияара советы белән берлектә оештырды.
"Түгәрәк өстәл"дә сәяси партияләрнең Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлекләре, "Бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясе вәкилләре, республика Иҗтимагый палатасы әгъзалары, экспертлар һәм политологлар катнашты.
Чарада алда торган сайлау кампанияләренә багышланган гаммәви лекцияләр циклын башлап җибәрү, сайлауларны әзерләгәндә һәм уздырганда сайлауларны күзәтү буенча сәяси партияләрнең төбәк бүлекләренең һәм Иҗтимагый штабның хезмәттәшлеге, шулай ук төбәктәге сайлауларда көндәшлек мәсьәләләре, сәяси партияләрнең эшләре буенча "Роспотребнадзор"ның тәкъдимнәрен үтәү турында фикер алышу булды.
- Бүгенгә 7000 күзәтүче язылган. Аларның барысы да диярлек укулар үтте, - диде партияара совет рәисе Валех Аббасов.
- Иҗтимагый палата сайлау алды кампаниясе буенча җитди эш алып бара. "Роспотребнадзор" тәкъдимнәр белән чыкты. Сайлауга әзерлек чорында да, сайлаулар вакытында да без коронавирус авыруы таралмасын өчен хәвефсезлек кагыйдәләрен сакларга тиеш. Без былтыр пандемия чорында сайлаулар үткәрдек. Безнең мондый тәҗрибә бар. Кандидатларның тән температурасын тикшерергә кирәк булачак. Күзәтүчеләр вакциналанырга тиеш, - диде Сайлауларда күзәтчелек буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Ольга Панчихина.
Ольга Юрьевна сайлаулар вакытында кандидатларга да, күзәтүчеләргә үз-үзләрен тоту буенча хәвефсезлек кагыйдәләрен сөйләде. Иң мөһиме - кеше сәламәтлеге. Сайлау участокларында сәламәтлеккә куркыныч тудырылмаска тиешлеген ассызыклады ул.
- Сайлауларда катнашучы һәркем хәвефсезлек кагыйдәләрен белергә тиеш. Сайлауларда хәвефсезлекне саклау буенча барлык кирәк-ярак булдырылган. Алар - битлекләр, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар, төрле спрейлар һәм башкалар. Сайлаулар уза торган биналар зур түгел. Шулай ук участокта эшләүчеләр дә югарыда әйтелгәнне тулысынча үтәргә тиеш, - диде Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов.
Моннан тыш, Марат Венер улы сайлауларның 3 көн үтүен ассызыклады. Шул ук вакытта һәр партиядән көненә ике күзәтүче булырга тиешлеген белдерде ул.
Сайлау участокларында 16 сентябрьдән видеокамералар куелачак. Алар сайлауларның нәтиҗәләре билгеле булганчы даими күзәтү алып барачак.
Үзәк сайлау комиссиясендә атнасына ике тапкыр укулар уза. Анда законнардагы яңалыклар, сайлауларны оештыру һәм башка мәсьәләләр карала. Моннан тыш, онлайн-укулар да оештырылган.