+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 июль 2021, 11:02

Тирескә күмгән

Мондый бәндәгә карата үлем җәзасына мароторийны читкә куеп торырга булмыймы икән?

Тирескә күмгән
Тирескә күмгән

Стәрлетамактагы 6 санлы төзәтү колониясендә бер тоткын югала. Республика Тикшерү комитеты хезмәткәрләре ачыклый алганча, аның юкка чыгуына биредә җан асраган 29 яшьлек көчләүче һәм кеше үтерүченең дә катнашлыгы була.

32 яшьлек хөкем ителүченең югалуы 14 июльдә ачыкланган. Оператив вәкилләр тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары комплексы үткәргән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, тоткын һәм шикләнелүче бу көнне колония территориясендә урнашкан дуңгыз фермасында эшләгәннәр.

Шунда алар арасында ызгыш була, аның барышында берсе икенчесенең башына агач түмәр белән суга. Зыян күрүче шунда ук җан бирә. Ә үтерүче җинаять эзләрен яшерергә карар кыла һәм мәетне тирескә күмә.

Тикшерү вакытында шикләнелүче үз гаебен таный. Ул хокук сакчыларына мәетне кайда яшергәнен күрсәтә.

Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Шикләнелүче 2016 елда 22 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Ул икеләтә үтерүдә һәм җенси характердагы көчләү гамәлләре белән бәйле рәвештә гаепле дип табылган булган.

Фото:pexels.com

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: