-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 июль 2021, 16:29

В. Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырачак

Бүген Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Хөкүмәт белән икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырачак, дип белдерде журналистларга дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

В. Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырачак
В. Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырачак

"Дәүләт башлыгы бүген Мәскәүгә кайтты, Ново-Огаревода эшли. Эчке очрашулар һәм киңәшмәләр белән беррәттән, бүген аның бик мөһим киңәшмә планлаштырылган. Президент ил икътисады мәсьәләләре белән шөгыльләнүен дәвам итә, шуңа видеоконференция режимында икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә булачак", - дип сөйләде Песков.

Аның сүзләренә караганда, Владимир Путин бу видеоконференциягә Президент Хакимиятеннән - аның җитәкчесе Антон Вайноны һәм үзенең икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Максим Орешкинны, Хөкүмәттән - вице-премьер Андрей Белоусовны, Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетниковны, Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуановны, шулай ук Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллинаны чакырган.

Киңәшмәдә сүз илдә агымдагы социаль-икътисади вәзгыять турында барачак.

Фото: РИА Новости

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: