-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 июль 2021, 13:55

Тәрәзәдән аска очкан баланы тотып калган...

64 яшьлек Светлана Санарова яшь ярымлык сабыйга икенче гомер бүләк иткән.

Тәрәзәдән аска очкан баланы тотып калган...
Тәрәзәдән аска очкан баланы тотып калган...

Новокузнецк шәһәрендә яшәүче өлкән яшьтәге хатын тәрәзәдән егылып төшкәндә баланың гомерен саклап калган. Бу хакта Кемерово өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән “Риа Новости” хәбәр итә.

Бу хәл узган атнада шәһәрнең Себер гвардиячеләре урамында булган. Яшь ярымлык бала икенче каттагы тәрәзә төбеннән егылып төшкәндә, аны узып баручы хатын тотып калган. Аннары ул сабыйны әти-әнисенә тапшырган һәм үхз юлы белән киткән.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар ачыклавынча, бу вакытта баланың әнисе һәм әтисе өйдә булган һәм үз эшләре белән шөгыльләнгән. Әни кеше урамнан килгән тавышны ишетеп, тәрәзә янына килсә, улын урамда бер хатын кулында күреп, һушы китә. Табиблар малайда кечкенә генә имгәнүләр барлыгын ачыклаган.

Баланы коткаручы олы йөрәкле кеше 64 яшьлек Светлана Санарова булып чыккан. Аны социаль челтәрләр аша эзләп тапканнар. Өлкән яшьтәге хатын сөйләвенчә, ул кибеттән кайтып барганда, тәрәзә төбендә сабыйны күреп калган. Хәвеф янавын тоеп, пакетларын җиргә ташлаган һәм кулларын сузып, тәрәзә каршына йөгергән. Бәхеткә, шул мизгелдә аска очкан баланы тотып калган.

Новокузнецк буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җитәкчелеге һәм Иҗтимагый совет әгъзалары Светлана белән очрашып, аңа чәчәкләр һәм джаз-клубка чакыру тапшырганнар.

Кечкенә балалары булган ата-аналарны өйдә сабыйларыннан күз яздырмавын сорыйбыз.

Фото:m24.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: