+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 июль 2021, 12:13

Сайлауларда катнашачак кандидатлар игътибарына!

Төбәк дәүләт телерадиотапшырулар оешмаларында түләүсез нигездә эфир вакыты бирү буенча жирәбә салу уздырылачак.

Сайлауларда катнашачак кандидатлар игътибарына!
Сайлауларда катнашачак кандидатлар игътибарына!

6нчы - Толбазы, 43нче Краснохолм һәм 55нче Буйск сайлау округлары буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлауларга теркәлгән кандидатлар игътибарына!

2021 елның 4 августында 15.00 сәгатьтә Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 46, 601нче кабинет адресы буенча 29нчы - Толбазы, 43нче Краснохолм һәм 55нче Буйск сайлау округлары буенча теркәлгән кандидатлар арасында бушлай эфир вакыты «БСТ» телеканалларында, «Россия» телеканалы (Россия-1)», «Россия-24» Русия мәгълүмат каналы, «Юлдаш», «Спутник ФМ», «Россия радиосы», «Маяк», «Вести ФМ» радиоканалларында бүленеш буенча жирәбә салу узачак.

Шобага салуны уздырганда кандидат яисә аның ышанычлы кешесе, кандидатның вәкаләтле вәкиле катнашырга хокуклы. Теркәлгән кандидатларның, аларның жирәбә салуда катнашучы вәкилләренең үзләре белән шәхесне раслый торган документлары булу мотлак.

Шобага салуда катнашучыларны Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә теркәү 2021 елның 4 августында 14.30 сәгатьтән 14.55 сәгатькә кадәр башкарыла.

Шобага салуда катнашучылар сулыш органнарын шәхси яклау чараларын кулланырга, санитария дистанциясен үтәргә тиеш.

Белешмәләр өчен телефоннар: (347)218-11-08, (347)218-11-14.

Фото: echokirova.ru

Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: