+11 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 июль 2021, 15:15

"Республика белән идарә итү үзәге - Русиядә алдынгы"

Русия финанс министры урынбасары Алесей Лавров Башкортстанга эш сәфәре барышында Республика белән идарә итү үзәген Русиядә алдынгы дип атады. Бу хакта социаль челтәрдә республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итә.

"Республика белән идарә итү үзәге - Русиядә алдынгы"
"Республика белән идарә итү үзәге - Русиядә алдынгы"

«Без аңа бюджет һәм монда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләдек. Төбәк һәм муниципаль бюджетларны планлаштыру һәм үтәү процессларын автоматлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Хәзер без аларны Республика белән идарә итү үзәгенең бердәм платформасына күчерәбез. Кунак безнең Республика белән идарә итү үзәген Русиядә алдынгы дип атады", - дип язды Премьер-министр.

Ул искә төшергәнчә, урынбасар безгә сатып алу законнарындагы яңалыклар турында сөйләү өчен килгән.

"Моны күптән эшләргә вакыт иде. Хәзерге вакытта товарны, эшләрне һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу процедурасы инвестиция һәм гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруны бик нык тоткарлый, гомумән алганда, бюджет системасы эшчәнлегенә комачаулый.

1 гыйнвардан гамәлгә керәчәк үзгәрешләр процессны гадирәк, тиз һәм нәтиҗәле итәргә ярдәм итәчәк. Моңа контрактлар буенча түләү срокларын кыскарту хисабына ирешеләчәк; янә дә документлар әйләнешен электрон рәвешкә тулысынча күчерү; кирәкмәгән бюрократик килешүләрнең күләмен һәм конкурс этапларының озынлыгын кыскарту; шулай ук барлык документларны һәм процедураларны бердәм форматка китерү. Монда башка яңалыклар да күп. Алар барысы да безгә подрядчылар белән проблемаларны оператив хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, чөнки озак конкурс процедуралары аркасында бездә әлегә кадәр объектларны тапшыру сроклары еш өзелә. Хәзер бу проблемаларны без күпкә тизрәк ябачакбыз. Нәтиҗәдә - мәктәпләрне, бакчаларны, дәваханәләрне һәм башка социаль комплексларны тизрәк төзиячәкбез", - дип шәрехләде Андрей Назаров.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: