+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 август 2021, 18:00

Владимир Путин Башкортстанга килә

6 августта Русия Президенты Владимир Путин Чиләбе өлкәсенә һәм Башкортстан Республикасына эш сәфәре белән киләчәк.

Владимир Путин Башкортстанга килә
Владимир Путин Башкортстанга килә

Дәүләт башлыгы табигый янгыннардан зыян күргән Чиләбе өлкәсе районнарын караячак, шуннан соң стихияле бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрәчәк. Шулай ук Президент Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер белән дә очрашачак.

Шул ук көнне Владимир Путин Башкортанның Әбҗәлил районына барачак, анда ул «Ласселсбергер» компанияләр төркеменең «Цемикс» коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводын эшләтеп җибәрүдә катнашачак. Предприятиене ачу ак цемент импортын киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм төбәктә сәнәгать үсеше ноктасын булдырачак. Моннан тыш, Президент республика Башлыгы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу уздырачак.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: