«Яшь Гвардия» бүлекчәсе җитәкчесе Оскар Лютов сөйләгәнчә, чираттагы команданы Уфа, Әлшәй, Илеш, Бәләбәй һәм башка районнардан битараф булмаган кешеләр формалаштырган – барлыгы 60 кеше. Аларны кирәкле экипировка һәм ут белән көрәшү чаралары белән тәэмин иткәннәр. Шулай итеп, республика ярдәме белән 50 янгын сүндерү ранецы алынды. Республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы волонтерларга тагын 100 ранец ут сүндергече тапшырды.
10 августка төбәктә табигый янгыннарга бәйле хәл муниципалитетларның һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләренең контролендә тора. Волонтерларга кытлык юк. Шул ук вакытта учакларны бетерү өчен өстәмә җиһазлар һәм элемтә чаралары кирәк.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, атна башында кәрәзле элемтә операторларының төбәк вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Анда Хайбулла районының 7 торак пунктында база станцияләре – «Фемтосотлар» урнаштыру турында карар кабул ителде. Алар бу авылларда яшәүчеләрне, оператив хезмәт белгечләрен элемтә белән тәэмин итәчәк. Операторлар бу тәкъдимне хуплады һәм тиешле ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде.
Башкортстан Башлыгы волонтерларга ирекле акциядә катнашкан өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлы эш теләде. Радий Хәбиров шулай ук Хәйбулла һәм башка районнарда ут белән көрәшүчеләрнең барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерүне сорады.
- Иң мөһиме, торак пунктларны һәм аларның халкын уттан саклый алдык. Янгынның сәбәпләрен җентекләп өйрәнәчәкбез һәм киләчәктә мондый хәлләргә юл куймау өчен чаралар күрәчәкбез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Республикада климат шартлары үзгәрә, янгын куркынычы янаган көннәр саны елдан-ел арта. 1 октябрьгә кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе киләсе җәйне иң авыр хәлләргә әзер булып каршы алсын өчен, янгынга каршы хезмәтнең матди базасын ныгыту буенча тәкъдимнәр кертәчәк. Һәм, әлбәттә, без волонтерларны хәвефсезлек кагыйдәләренә һәм катлаулы шартларда эшләү алымнарына, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәчәкбез.