-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 август 2021, 13:45

“Кыю рәвештә миңа языгыз, хәл итәрбез”

Республика Хөкүмәте документларны ничек әзерли һәм раслый? Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә шушы хакта язды.

“Кыю рәвештә миңа языгыз, хәл итәрбез”
“Кыю рәвештә миңа языгыз, хәл итәрбез”
“Нинди дә булса Хөкүмәт документын раслаганчы, ул кабул ителгәч китереләчәк нәтиҗәләр анализлана. Бу көйләү йогынтысын бәяләү дип атала. Бу процедура аша дәүләт норматив актларының барлык проектлары уза. Без документның бюджетта ничек чагылыш табачагын, гади халыкның тормышын һәм башкаларны карыйбыз. Бәяләүнең төп юнәлешләренең берсе - эшкуарлар мәнфәгатьләре. Бизнеска артык тыюларны, чикләүләрне, бурычларны һәм административ басымны булдырмаска тырышабыз. Шушы әйберләр булган документлар проектларын үткәрмибез. Өстәмә эшләүгә бирәбез яки шунда ук кире борабыз.

Мисаллар китереп үтәм. Безгә күптән түгел генә килгән бер карар проектында эшкуарлар бер дәүләт структурасына үз хатыннарының ата-аналары паспортларының күчермәләрен тапшырырга тиеш, дип язылган. Ничек сезгә бу? Яки, мәсәлән, әлегә кадәр даими рәвештә бер-берсеннән белешмә соратып ала торган проектлар очрый, мәсәлән, салым түләвеннән, ә бизнесмен үзе йөгерергә һәм алар өчен боларның барысын да җыярга тиеш. Бер төркем башкаручылар нигезсез рәвештә үз хезмәтләрен күрсәтү срогын артык озайтырга омтыла. Имеш, без монда эшлибез, ә син көтеп утыр.

Гомумән алганда, дәүләт аппараты тәкъдим итә торган идарә карарлары проектларын карадык һәм шушы елдан муниципаль дәрәҗәдә җайга салу йогынтысын бәяләүне керттек. Элек ул берничә эре районда гына тормышка ашырылган, ә хәзер бөтен җирдә дә булачак. Идарә нәтиҗәле һәм җиңел булырга тиеш - гади кешеләр өчен дә, бизнес өчен дә. Бездә яшәүчеләр тиздән моны үзләре дә сизәрләр дип ышанам.

Сүз уңаеннан, әгәр сездә ведомстволар яки муниципалитетлар тарафыннан гражданнарның яки бизнесның тормышын катлауландыручы адымнар мисаллары бар икән, кыю рәвештә миңа языгыз, хәл итәрбез”, - дип яза Андрей Назаров “Фейсбук”та.

Фото: “Фейсбук”

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: