+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 август 2021, 10:30

Путин Әфганстан турында Иран Президенты белән сөйләште

Русия Президенты Владимир Путин Иран Президенты Ибраһим Раиси белән телефон аша сөйләшү уздырды. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Путин Әфганстан турында Иран Президенты белән сөйләште
Путин Әфганстан турында Иран Президенты белән сөйләште

Русия Президенты Владимир Путин Иран Президенты Ибраһим Раиси белән телефон аша сөйләшү уздырды. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Дәүләт башлыклары телефон аша сөйләшкәндә Әфганстандагы хәл турында фикер алыштылар. «Әфганстандагы вакыйгаларга зур игътибар бирелә", — диелә хәбәрдә. Шулай ук Әфганстанда тынычлык урнаштыру өчен хезмәттәшлек итәргә әзерлек тә билгеләнде.
Моннан тыш, ике як та Иран белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр дәрәҗәсеннән канәгать булуын белдерде. Президентлар, шулай ук, коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәштә хезмәттәшлек мәсьәләләренә дә игътибар итте.
Сөйләшү вакытында Русия Президенты Иран коллегасын вазыйфасына керешүе белән котлады.
Элегрәк Русиянең БМО каршындагы даими вәкиле Василий Небензи Русиядә Әфганстандагы «Талибан» хәрәкәте (безнең илдә тыелган хәрәкәт) турында аның гамәлләре буенча хөкем итәчәкләр, дип белдерде.
15 августта «Талибан» радикаль хәрәкәте боевиклары Әфганстанның бөтен территориясендә контроль урнаштыру турында игълан итте. Хәзер ил белән идарә итү вакытлы советка тапшырылган, ул, үз чиратында, хакимиятне талибларга тапшырачак. Президент Әшраф Гани Әфганстаннан китте.

Фото: Iranian Presidency / Keystone Press Agency / globallookpress.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: