+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 август 2021, 13:50

Путин белән Меркель Әфганстан һәм Украинадагы хәлләрне тикшерделәр

Кичә Мәскәүдә Русия Президенты Владимир Путин Германиянең федераль канцлеры Ангела Меркель белән очрашты. Яклар ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук берничә халыкара тема буенча фикер алышты.

Путин белән Меркель Әфганстан һәм Украинадагы хәлләрне тикшерделәр
Путин белән Меркель Әфганстан һәм Украинадагы хәлләрне тикшерделәр

Ике ил лидерлары Әфганстанда АКШ гаскәрләре һәм аларның союздашлары киткәннән соң барлыкка килгән хәрби-сәяси кризис уңаеннан фикер алышты. Меркель фикеренчә, «Талибан»ның (хәрәкәт Русиядә террорчылык буларак тыела) илдә хакимиятне яулап алу факты борчылу тудыра, әмма бу - чынбарлык, аның белән исәпләшергә туры килә. Меркель ханым халыкара берләшмәне Әфганстанда террорчылыкны тергезү ихтималлыгы белән көрәшергә чакырды.

Владимир Путин да шундый фикердә. Ул ассызыклаганча, Әфганстандагы хәлләрне уңышлы дип атап булмый, әмма бу җәһәттән бер урында озак “таптану” һәм аны уңышсызлык дип атау Русия мәнфәгатьләрендә түгел. Аның сүзләренә караганда, Русия Әфганстанда тотрыклылык яклы. Моннан тыш, Русия лидеры "Көнбатыш башка илләрне хөрмәт итәргә һәм халыкларга үз язмышларын билгеләргә хокук бирергә кирәк, алар үз илләрен демократияләштерү юлыннан никадәр озак барсалар да”, — дип билгеләп үтте.

Очрашу нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә Украина белән Минск килешүе дә искә алынды: Меркель чикләү сызыгында Украина хәрбиләре үлүен, ә бу проблеманы халыкара җайга салуның «норманд форматы»ның «берникадәр киеренкелек» кичерүен билгеләде.

Русия Президенты җавап итеп билгеләп үткәнчә, Минск килешүләрен бозу Киевның тиздән аларны үтәүдән туктаячагы кебек масштабка китерә. Ул Украинаның килешүләрдән берьяклы чыгарга җыенуы турында кисәтте һәм Меркельне Донбасс буенча барлык йөкләмәләрне үтәү өчен Украина хакимиятләренә йогынты ясарга чакырды.

Фото: Reuters

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: