Шәһәр юбилееның үзәк вакыйгасы «Яңа гасыр башы» гала-шоуы булды, анда түбәнновгородлыларны бәйрәм белән Русия Президенты Владимир Путин котлады.
– Үз тарихының яңа гасырында да Түбән Новгород, үзенчәлеген һәм уникальлеген саклап калып, үзгәрер, ышанычлы рәвештә алга барыр, дип ышанам. Технологик һәм фәнни, спорт һәм мәдәни казанышлары, хәйрия традицияләре, эшлекле, иҗтимагый проектлар уңышлары белән горурланырга кирәк, – диде дәүләт башлыгы. - Сүз уңаенда, форсаттан файдаланып, бирегә сәфәргә чыгарга уйлаган кешеләргә килергә киңәш итәр идем. Соңгы елларда шәһәр үзгәрде һәм үсешен дәвам итә. Ул үзенең матурлыгы белән таң калдыра, сокландыра.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та шәһәр халкына котлау сүзләрен юллады.
– Бу Түбән Новгород җире өчен генә түгел, Идел буе федераль округының башка төбәкләре өчен дә бәйрәм. Шәһәр Русия халкының мәхәббәтен һәм хөрмәтен лаеклы яулады, - дип билгеләп үтте Игорь Комаров. - Түбән.новгородлыларның ныклыгы, таланты һәм осталыгы аркасында Идел буе башкаласы үсә, мөһим индустриаль һәм рухи үзәккә әверелә. Биредә мәңгегә төрле мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр бергә үрелгән.
Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин исеменнән тантаналы кабул итү чарасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкара хезмәттәшлекне алга таба ныгытуга ышаныч белдерде.
– Безнең төбәкләрне дуслык җепләре һәм ышанычлы партнерлык бәйли. Без бергәләп эшлекле форумнар, бәйрәмнәр үткәрәбез, - диде Радий Хәбиров. – Берничә елдан, 2024 елда - башкалабызның 450 еллыгы. Һәм без сезне Уфада күрергә шат булачакбыз!
Фото: Башкортстан Башлыгы