+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 август 2021, 19:38

Дуванда Русия флагы көнен билгеләп үттеләр

Бүген Дуван районында Русия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар узды.

Дуванда Русия флагы көнен билгеләп үттеләр
Дуванда Русия флагы көнен билгеләп үттеләр
Дуван тарих-туган якны өйрәнү музеенда урындагы халык өчен «Русия флагы тарихы» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Русиянең дәүләт символикасы турындагы белемнәрен катнашучылар мавыктыргыч викторинада күрсәтте.

- Русия флагы - Ватаныбызны саклау, безнең иминлек һәм суверенитет символы. Флаг илебезнең өзлексез тарихын, аның бердәмлеген һәм күптөрлелеген гәүдәләндерә, - дип кичерешләре белән уртаклаша Дуван тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Любовь Морозова.

Әлеге бәйрәм кысаларында район үзәгенең үзәк мәйданында “Урындагы! Сыйфатлы! Үзебезнеке" ярминкәсе оештырылды. Урындагы фермерлар һәм җитештерүчеләр яхшы җиһазландырылган сәүдә урыннары алдылар һәм яңа яшелчә, яшел тәмләткечләр, дару үләннәре, бал, йомырка, сөт һәм каймак кебек табигый продукция тәкъдим иттеләр.

Биредә яшәүчеләр һәм кунаклар түләүсез юридик ярдәм дә ала алдылар.

Район Мәдәният сарае бинасы янында "Гаилә" үзәге һәм Пионерлар йорты хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен хәрәкәтчән уеннар һәм конкурслар оештырылган.

Фото: Дуван районы хакимияте сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: