-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 август 2021, 15:35

Уфада Русия флагын көнен билгеләделәр

Русия Дәүләт флагы көне кысаларында Уфада традицион автойөреш узды.

Уфада Русия флагын көнен билгеләделәр
Уфада Русия флагын көнен билгеләделәр
Триколорлы автоузыш флаглар белән бөтен шәһәр аша узды. Колонна Моторлар төзү мәдәният сараеннан старт алды, Беренче Май урамы, Октябрь проспекты, Цюрупа, аннары Зәки Вәлиди урамы аша узды. Конгресс-Холл алдындагы өске парковкада колоннада катнашучылар Русия флаглары белән гомум фото ясады. Автойөрештә барлыгы 150 кеше катнашты, 20 машинада 25 флаг җилфердәде.

Шулай ук, республика хәрби җыелу пункты территориясендә Русия триколорын тантаналы күтәрү узды. Нәкъ менә шуннан армиягә Ватанны яклаучылар китә.

Флагның 300 елдан артык тарихы бар. Бу - милләтнең төп принципларын һәм кыйммәтләрен чагылдыра торган символ: Ватанга тугрылык хисе, батырлык, көч һәм намуслылык. Моннан тыш, җыелу пункты музеенда кешеләргә экскурсия уздырдылар, хәрби экспонатларны күрсәттеләр һәм аларның тарихы турында сөйләделәр.

Башкортстанда Иҗтимагый халык фронтының төбәк бүлеге активистлары Уфа шәһәре хакимияте ярдәмендә Агыйдел күперен төп дәүләт символы белән бизәде.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: