-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 август 2021, 10:15

Мәктәпләрдә көн дә флаг күтәрелерме?

Президент Владимир Путин мәктәпләрдә көн саен Русия флагын күтәрү традициясен кертү идеясен хуплады.

Мәктәпләрдә көн дә флаг күтәрелерме?
Мәктәпләрдә көн дә флаг күтәрелерме?

Президент Владимир Путин мәктәпләрдә көн саен Русия флагын күтәрү традициясен кертү идеясен хуплады.

Бу хакта ул мәгариф мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы утырышы алдыннан укытучылар һәм укучылар белән аралашканда белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Дәүләт башлыгы дөньяның күп кенә илләрендәге уку йортларында көн саен дәүләт символлары, беренче чиратта, флаг күтәрелә һәм эленә, дип искәртте.
«Бу яхшы традиция. Монда безгә формаль характердагы кайбер әйберләрне тәэмин итәргә генә кирәк", - дип белдерде Путин, бердәм дәүләт стандартын кертергә мөмкин дип фаразлап.
Шулай ук очрашу вакытында Русия Президенты педагогларга хезмәт хакы системасын камилләштерү кирәклеге турында белдерде. Шуның белән бергә дәүләт башлыгы илнең бюджет мөмкинлекләреннән чыгып эш итәргә чакырды.

Фото: Сергей Гунеев / РИА Новости

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: