Депутатлар язгы сессия чорында парламент эшенең төп нәтиҗәләренә йомгак ясады, көзге сессиягә бурычлар һәм закон проекты эшенең планын билгеләде.
- Дәүләт җыелышының көзге сессиясенең якынча эш программасына республика законнарының 40тан артык проекты кертелде. Эш барышында аларның фактик саны шактый күбрәк булыр дип уйларга мөмкин, - дип хәбәр итте парламент спикеры Константин Толкачев. - Безгә "Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында" закон проектын кабул итүгә әзерләнергә кирәк. Аның өстендә эшләүдә барлык депутатлар да катнаша. Бу закон парламентның көзге сессиясе өчен генә түгел, ә күп еллар дәвамында да мөһим карарларының берсе булачак. Гадәттә, көз көне без бюджет документлары пакеты өстендә эшли башлыйбыз. Шулай ук закон проекты эше программасына Дәүләт думасына кертергә планлаштырган ике федераль закон проектлары кертелгән. Аларның берсе балаларны йөртүгә таләпләрне бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлтелгән. Башка закон проекты белән медицина учреждениеләре өчен оешмалар мөлкәтенә салым буенча ташламалар билгеләү тәкъдим ителә.
Көзге сессиядә "Башкортстан Республикасында фәнни һәм фәнни-техник эшчәнлекне алга таба камилләштерү турында", "Башкортстан Республикасының "Башкортстан Республикасында гражданнар оборонасы турында" 2017 елның 22 декабрендәге 562-з Законын үтәү турында"гы мәсьәләләр буенча парламент тыңлаулары билгеләнгән. Иң актуаль темалар буенча берничә "түгәрәк өстәл" һәм эксперт советы утырышларын уздыру планлаштырыла.
Фото: bashinform.ru