-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 сентябрь 2021, 11:37

Радий Хәбиров республикада корылык нәтиҗәләрен бетерү буенча киңәшмәдә катнашты

2 сентябрьдә Хәйбулла районында “Бердәм Русия” бөтенрусия сәяси партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстанның кайбер муниципалитетларында җәйге корылыкның нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Радий Хәбиров республикада корылык нәтиҗәләрен бетерү буенча киңәшмәдә катнашты
Радий Хәбиров республикада корылык нәтиҗәләрен бетерү буенча киңәшмәдә катнашты
Зыян күргән территорияләр исәбенә Баймак, Зианчура, Зилаер һәм Хәйбулла районнары керде. Аларга урман янгыннарының күп өлеше туры килде. Моннан тыш, һава шартлары авыл хуҗалыгы культураларына шактый зыян китергән.

Әйтергә кирәк, сентябрь башына аграрийлар чәчүлек мәйданнарының 95 процентын җыеп алган. Уртача уңыш бер гектардан 13 центнер тәшкил иткән.

Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, Авыл хуҗалыгы министрлыгында Башкортстан территориясендәге гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен йомшарту буенча штаб оештырылган, урып-җыю кампаниясен үткәрү, мал азыгы һәм орлык хәзерләү аның контролендә тора.

Республиканың күп кенә районнарында җәйге чорда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Бу аграрийлар финанс оешмаларында алган кредитларны, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган өчен лизинг түләү вакытын озайтуга нигез булып тора. Мондый ярдәм күрсәтү Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы дәрәҗәсендә алып барылачак.

- Кирәк булган очракта, хуҗалыклар җитәкчеләре ярдәм сорап район хакимияте аша республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итә ала, - диде Илшат Фазрахманов. - Без шулай ук корылыктан зыян күргән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мал азыгын һәм фуражын җибәрергә әзер һәм республика Финанс министрлыгы белән аларны сатып алуга чыгымнарның бер өлешен субсидияләү мөмкинлеген карыйбыз.

Муниципалитетлар башлыклары мондый карарның актуальлеген хуплады. Вице-премьер сүзләренә караганда, әлеге ярдәм чарасын финанслау мәсьәләләрен ике атна дәвамында хәл итәргә планлаштыралар.

- Бу хакта авыл халкына оператив рәвештә сөйләү һәм субсидияләр алу шартларын аңлату бик мөһим, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Тагын бер эш юнәлеше - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен сыйфатлы орлык фонды һәм киләсе елда ашламалар белән тәэмин итү. Муниципалитет башлыклары сүзләренә караганда, быелгы сезон нәтиҗәләре хуҗалыкларга югары бәяләрдән тулы күләмдә элита орлыклар сатып алырга мөмкинлек бирми.

- Орлыклар һәм ягулык-майлау материаллары – киләсе сезонга әзерлек вакытында аграрийлар өчен аеруча әһәмиятле чыгымнар, – дип раслады Хәйбулла районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов.

Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы ситуацияне контрольдә тота һәм якын арада хуҗалыкларның икътисади хәле турында мәгълүмат җыя.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Башкортстанның көньягында авыл хуҗалыгы җирләрен мелиорацияләү системасын үстерү перспективалары турында фикер алышты. Бу юнәлешне, барыннан да элек, Урал аръягында үстерәчәкләр.

Фото; Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: