Моны ике ысул белән эшләргә була:
- комментарийны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә калдырырга була: (vk.com/radiyhabirov, facebook.com/radiyhabirov, ok.ru/radiyhabirov, instagram.com/khabirovradii);
- озынлыгы 30 секундтан да артмаган видеосорау да җибәрергә мөмкин. Бу видеоны башка тавыш булмаган һәм якты урында төшерергә тырышыгыз. Иң элек - исем-фамилиягезне, арытаба соравыгызны әйтегез. Видеофайлны glavarb.ru сайтындагы махсус бүлеккә җибәрергә кирәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров иң актуаль сорауларга "БСТ", "Башкортстан 24", "Вся Уфа", "Салям", "UTV" телеканалларының туры эфирында һәм республика Башлыгы Хакимиятенең социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә 8 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә җавап бирәчәк.