+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 сентябрь 2021, 23:07

"Без сайлауларга тыныч һәм ышанычлы барабыз"

Бүген "Бердәм Русия"нең төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров Туймазы, Бакалы, Бишбүләк, Бүздәк, Бәләбәй, Ярмәкәй һәм Шаран районнары, шулай ук Октябрьский шәһәренең сайлау штабларының киңәйтелгән утырышында катнашты.

"Без сайлауларга тыныч һәм ышанычлы барабыз"
"Без сайлауларга тыныч һәм ышанычлы барабыз"


Радий Хәбиров әйтүенчә, Русия Дәүләт думасына сайлауларга ике атнадан кимрәк вакыт калып бара. Башкортстаннан килгән депутатлар корпусына партиянең иң актив һәм эшчән вәкилләре керергә тиеш.

– "Бердәм Русия" илнең тотрыклы үсешенә йөз тота. Федераль үзәк безнең төбәккә ышанычлы партнер буларак карый. Шуңа күрә республикага Русия Хөкүмәте белән эшләү, Башкортстан үсешенә юнәлтелгән программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру уңайлы, - диде Радий Хәбиров. - Әлбәттә, партия көчле басым астында, һәм безне еш кына тәнкыйтьлиләр. Моңа без күнектек, тәнкыйтькә үз реаль эшләребез белән җавап бирәбез.

«Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада сайлау кампаниясе төгәл һәм сыйфатлы уза. Дәүләт думасына кандидатларның партия исемлегенә көчле, компетентлы белгечләр һәм идарәчеләр керде, һәм аларның һәркайсының үз тормыш юлы бар.

– Безнең уртак бурыч - Дәүләт думасына сайлаулар законлы үтүен тәэмин итү. Бу чорда күзәтүчеләр дә күп эшләячәк. 1000нән артык сайлаучы теркәлгән участокларда видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Безнең кайбер көндәшләр теләгәнчә, сайлау нәтиҗәләрен дискредитацияләүгә сәбәп булырга тиеш түгел. Республика халкының безнең командага булган ышанычын аклау мөһим.

Радий Хәбиров якын киләчәктә Башкортстанда гамәлгә ашырыла торган иң мөһим социаль проектларны билгеләде. Бу башлангычларга ярдәм итү «Бердәм Русия» төбәк бүлегенең алдагы эшчәнлегендә өстенлекле булырга тиеш.

– Быел республика бюджетын тулыландыру буенча яхшы тенденцияләр барлыкка килде. Гомумән алганда, икътисад үсә, димәк, социаль объектлар төзелешен финанслау өчен мөмкинлекләр күбрәк булачак, - диде ул. - Башкортстан җиңүче идеологиясен үзенә кайтара башлады. Уфада узган «Яшь профессионаллар» чемпионаты эшче һөнәрләрне актив үстерергә кирәклеген күрсәтте. Республикада барлык колледжларны саклап кала алдык, алар бездә 95. Хәзер аларның матди базасын яхшыртырга кирәк, аларда 100 яңа остаханә барлыкка киләчәк.

"Бердәмрусиялеләр" лидеры шулай ук "Төбәк карбон полигоны булдыру өчен сынау мәйданчыгы статусына дәгъва итә, вузара студентлар кампусын төзү буенча федераль дәрәҗәдә ярдәм алды", - дип өстәде. Моннан тыш, узган ел нәтиҗәләре буенча республика сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны, инвестицион мохит торышының Милли рейтингында бишенче урынны алды.

– Барлык мәсьәләләрдә дә безнең халык белән гадел диалог алып бару һәм аларның фикерен исәпкә алу мөһим. Кайчагында бу җиңел түгел. Кызганычка каршы, пандемия безгә республика халкы белән аралашуны чикли. Әмма иң мөһиме, без барыбыз да реаль эшләр белән шөгыльләнәбез, иң кискен мәсьәләләрне хәл итәбез, шуңа күрә безгә кешеләргә күзләренә туры карау оят түгел. Сайлауларга без тыныч һәм ышанычлы барабыз, – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.
 


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: