+19 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 сентябрь 2021, 22:52

Партияләр сайлауга әзерләнә

Уфаның сайлау комиссиясе Бердәм сайлау округы буенча дүрт сәяси партия исемлеген теркәгән.

Партияләр сайлауга әзерләнә
Партияләр сайлауга әзерләнә
"Бермандатлы округлар буенча 106 кеше тәкъдим ителгән. Аларның 95е – сәяси партияләрдән, 11е – үз-үзен күрсәтүче. Бермандатлы округлар буенча теркәлгәннәр - 77 кандидат, 27 кешене теркәүдән баш тартканнар, кандидатурасын кире алган һәм гариза биргән - 1. Барлыгы 250 кеше тәкъдим ителгән, 179 кеше кандидат буларак теркәлгән», – дип аныкладылар шәһәр Советы матбугат хезмәтендә.

Исегезге төшерәбез, Уфа шәһәр Советына бишенче чакырылыш депутатларын сайлаулар 19 сентябрьдә — Бердәм тавыш бирү көнендә узачак. Русия Үзәк сайлау комиссиясе агымдагы елның 17, 18 һәм 19 сентябрендә тавыш бирү өч көн дәвамында узачак дигән тәртипне раслады.

Уфа шәһәр Советына сайлаулар бермандатлы 18 сайлау округы һәм Бердәм шәһәр сайлау округы буенча үткәрелә. Бишенче чакырылыш депутатлар корпусы 36 кешедән торачак. Вәкаләтләр срогы - биш ел.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: