- 30 ел дәвамында ирекле икътисади үсеш дәверендә бездә тотрыклы бизнес-модель барлыкка килде. Мин күп еллар бизнес-консультант булып эшлим һәм барлык салымнарны да йөз процент түләгән предприятиеләрнең 10 процентын гына беләм дип әйтә алам, — ди икътисад фәннәре докторы, профессор Елена Ткаченко.
«Яңа кешеләр» партиясеннән депутатлыкка кандидат, эшкуар Олег Исаев фикеренчә, бу хәл Башкортстан өчен бик актуаль.
- Безнең инициатива ни белән аерылып тора? Биредә популизм юк, ә яхшы башлангычка анализ һәм дөрес итеп расланган тәкъдимебез бар, - ди Олег Исаев.
- Хезмәт хакын 20 процентка арттыру, димәк, русиялеләрнең сатып алу сәләте дә икътисадыбызны алга этәрәчәк. Эшкуар буларак, яңа системага күчү бизнес алып бару өчен вакыт бирер, дип өсти алам. Чөнки кайчагында эш белән шөгыльләнүгә контрольдә тотучы органнарның чиксез күплеге киртә сала.
Фото: "Башинформ"