2 сентябрьдә Русия Дәүләт думасына депутатлыкка кандидат Илһам Галин Шаран районында булды.
Шаран авылында партия активистлары һәм КПРФка теләктәшлек күрсәтүче сайлаучылар белән очрашты. Кешеләр торак-коммуналь хуҗалыгында тарифлар югарылыгына, азык-төлек продуктларына һәм беренче кирәк-ярак товарларга бәяләрнең артуына зарлана.
Шулай ук төрле дәрәҗәдәге комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр тарафыннан участок сайлау коаиссияләре комплектациясе турында фикер алыштылар. Күзәтүчеләрне укыту графигын билгеләделәр. Чара башланыр алдыннан КПРФ партиясе вәкилләре пкенче Бөтендөнья сугышы тәмамлану хөрмәтенә Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Фото: kprf102.ru