Кичә Октябрьский шәһәрендә “Бердәм Русия” төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров Октябрьский Туймазы, Бакалы, Бишбүләк, Бүздәк, Бәләбәй, Ярмәкәй һәм Шаран районнарының сайлау штабларының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Радий Хәбиров искә төшергәнчә, Русия Дәүләт думасына сайлауга ике атнадан да азрак вакыт кала. Башкортстан депутатлары корпусына партиянең актив һәм эшлекле вәкилләре керергә тиеш.
- "Бердәм Русия" илнең тотрыклы үсешенә юнәлгән. Федераль үзәк безнең төбәккә ышанычлы партнер буларак карый. Шуңа күрә республикага Русия Хөкүмәте белән эшләү, Башкортстанны үстерүгә юнәлтелгән программаларны һәм проектларны тормышка ашыру уңайлы, - диде Радий Хәбиров. - Әлбәттә, партия көчле басым астында тора, һәм безне еш кына тәнкыйтьлиләр. Без моңа күнектек инде һәм тәнкыйтькә үзебезнең реаль эшләр белән җавап бирәбез.
“Бердәм Русия” төбәк бүлекчәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада сайлау кампаниясе төгәл һәм сыйфатлы уза. Дәүләт думасына кандидатларның партия исемлегенә көчле, компетентлы белгечләр һәм идарәчеләр керде, һәркайсының үзенең һөнәри юлы. Фото: bashinform.ru