Кичә Октябрьский шәһәрендә “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров капиталь ремонт бара торган шәһәр музыка колледжында булды. Уку йорты директоры Дамир Әхмәтов сөйләгәнчә, колледжга 1969 елда нигез салынган, ул Октябрьский музыка училищесының хокук варисы.
Белем бирү белгечлекләре инструменталь башкаруны, ялгыз һәм хор халык җырларын, дирижерлык итүне, музыка теориясен үз эченә ала. Октябрьский колледжы шулай ук республиканың көнбатыш өлешендәге ун районына балалар музыка мәктәпләре өчен методик үзәк булып тора. Аның базасында ел саен Уфа, Казан, Мәскәү, Чиләбе, Магнитогорскидан әйдәп баручы белгечләр катнашлыгында педагогик укулар оештырыла.
Колледж сәхнәсендә Русия һәм чит илләрдән күп кенә күренекле җырчылар чыгыш ясады. 2021 елда колледж бинасына капиталь ремонт башланды, аңа 179,2 миллион сум юнәлтелде. Быел биредә җылылык трассалары һәм суүткәргечләр, эчке электрика һәм 3-4нче катта җылыту системалары монтажланган.
- Бу уникаль объект - тышкы яктан да, мәдәни-мәгариф ягыннан да. Мин монда узган ел, капиталь ремонт кирәклеге турында фикер алышканда катнашкан идем. Авыр коронавирус чорына карамастан, республика бу максатларга 170 миллион сумнан артык акча бүлгән. Бүген мин ремонт график буенча баруына инандым, һәм киләсе елда колледжның яңартылган бинасы яңадан үз ишекләрен ачачак, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru