Кичә Октябрьский шәһәрендә “Бердәм Русия” төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров шәһәрнең 75 еллыгына багышланган чараларда катнашты. Бәйрәм үзәк мәйданда узды.
Тантаналы программа башланыр алдыннан Радий Хәбиров «Нефтьчеләрнең хезмәт батырлыгы» монументына чәчәкләр салды һәм шәһәрнең беренче генераль планын эшләгән архитекторларга, академикларга һәйкәлне карады.
- Мин Октябрьскийны бик яратам һәм бирегә чын күңелемнән киләм. Ул - республикабызның иң матур шәһәрләренең берсе, Башкортстанның көнбатыш форпосты, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Монда менә дигән хезмәт сөючән кешеләр яши һәм без бергә эшләячәкбез, республика һәрвакыт лидер-төбәк булып калырга тиеш.
Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев үз чыгышында халыкны бәйрәм белән котлады һәм шәһәр үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы ярдәмендә Октябрьскийда сигез иҗтимагый территория төзекләндерелде: Гагарин исемендәге парк, дуслык паркы, «Геофизик» скверы, «Нефтяник» паркының үзәк аллеясы һәм башка объектлар.
- Монда барысы да төзек һәм алар берничә буын куллары белән эшләнгән, ветераннарыбызга зур рәхмәт. Безнең шәһәр, үз яшенә карамастан, әле бик яшь, барысы да алда. Барыгызга да сәламәтлек һәм бәхет телим! - диде муниципалитет башлыгы.
Фото: bashinform.ru