+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 сентябрь 2021, 15:38

Укучыларга зур ярдәм күрсәтелде

"Баланы мәктәпкә әзерлә!" акциясе укучыларны мәктәп кирәк-ярагы белән тәэмин итте.

Укучыларга зур ярдәм күрсәтелде
Укучыларга зур ярдәм күрсәтелде

Республиканың меңләгән укучысы "Баланы мәктәпкә әзерлә!" хәйрия акциясе кысаларында ЛДПРның Башкортстан төбәк бүлегеннән мәктәп кирәк-яраклары алды.

Балаларны мәктәпкә әзерләү - чыгымлы финанс йөкләнеше, аны ата-аналарның һәрберсе дә күтәрә алмый. Аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, шулай ук социаль учреждениеләргә ярдәм итү максатында ЛДПР ел саен үзенең "Баланы мәктәпкә әзерлә!" хәйрия акциясен үткәрә, ул бүген бөтен Башкортстан буйлап тулы көченә бара. Бөтен республика буенча активистлар һәр укучы өчен иң кирәкле әйберләрне: дәфтәр-ручкаларны, ЛДПР логотибы төшерелгән блокнотларны, шулай ук башка кирәк-яракларны тапшыралар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 17,18,19 сентябрьдә Дәүләт думасына, урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлаулар узачак. Бу уңайдан ЛДПР "Баланы мәктәпкә әзерлә!" акциясе гамәлдәге сайлау законнарының барлык таләпләрен үтәп узды.

Фото:ldpr-rb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: