+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 сентябрь 2021, 12:40

Владимир Путин видеомөрәҗәгать юллады

Русия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургтагы Дрезден опера балында катнашучыларга видеомөрәҗәгать юллады.

Владимир Путин видеомөрәҗәгать юллады
Владимир Путин видеомөрәҗәгать юллады

Анда мондый юллар бар: “Сезне Санкт-Петербургта инде икенче тапкыр уза торган Дрезден опера балы ачылышында сәламләвемә шатмын, быел ул Екатерина сараеның парад интерьерларында уза, алар бүгенге бәйрәмгә аеруча тантана бирә. Ул истәлекле датага - Санкт-Петербург белән Дрезден арасындагы тугандаш мөнәсәбәтләрнең 60 еллыгына багышланган.

Без немец дусларыбыз белән күпьеллык ныклы элемтәләрне кадерлибез, төрле өлкәләрдә багланышлар тәҗрибәсен бәялибез. Һәм әлбәттә, мәдәният, гуманитар өлкәдәге проектлар монда иң мөһим роль уйный, шәһәрләрнең үзләре кебек үк - Санкт-Петербург һәм Дрезден, алар Европаның һәм дөньяның иң эре мәдәни үзәкләре булып тора.

Дрезден опера балына нигез салучы Ханс-Йоахим Фрайга ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә, Русиягә ихлас мәхәббәте һәм сәнгать, дуслык, ышаныч тантана иткән бу гүзәл бәйрәмне оештырган өчен”.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: