-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 сентябрь 2021, 11:40

Call-үзәк эшли башлаячак

Төрле дәрәҗәдәге сайлаулар үтәчәк көннәрдә - 17-19 сентябрьдә Башкортстанда тавыш бирү мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен Call-үзәк эшләячәк.

Call-үзәк эшли башлаячак
Call-үзәк эшли башлаячак

17 сентябрьдә - 8.00-20.00 сәгатьләрдә, 18 сентябрьдә - 8.00-20.00 сәгатьләрдә, 19 сентябрьдә 8.00-21.00 сәгатьләрдә шалтыратулар кабул ителә. Язма мөрәҗәгатьләр nabludatel102@mail.ru почта электрон адресы аша кабул ителәчәк.

Сall-үзәккә шалтыратырга яки электрон почтага тавыш бирү барышында законнар бозылган, сайлау участогында стандарт булмаган хәл килеп чыккан очракта язарга мөмкин.

Шалтыратуларны кабул итү өчен бушлай күп каналлы номер - 8 (347) 280-89-90.

Линиядә сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб әгъзалары, шулай ук "Гражданнар контроле" ассоциациясе Башкортстан төбәк бүлегенең профессиональ юристлары кизү торачак.

Шулай ук тавыш бирү көннәрендә иҗтимагый штабның мобиль төркемнәре эшләячәк, алар сайлау участокларына йөриячәк һәм сайлау законнары бозылган яисә конфликтлы хәлләр килеп чыккан очракта аларны хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Башкортстан Иҗтимагый палатасы сайтында «Сайлаулар-2021» бүлеге булдырылды, анда сайлауларны күзәтү буенча республика иҗтимагый штабы эше белән танышырга мөмкин.

Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә була: (347) 218-17-74, 9:00дән 13:00 сәгатькә кадәр һәм эш көннәрендә 14:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр. Иҗтимагый штаб җитәкчесе - Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Панчихина.

Фото: op.bashkortostan.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: