+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 сентябрь 2021, 18:00

Путин тайгага киткән

Оборона министры Сергей Шойгуга ияреп.

Путин тайгага киткән
Путин тайгага киткән
Русия Президенты Владимир Путин Себернең бер төбәгендә оборона министры Сергей Шойгу компаниясендә ял итә, дәүләт башлыгы Мәскәүгә чәршәмбе көнне кич белән кайтачак.

"Благовещеннан кайтканда Владимир Путин берничә көнгә төбәктә тукталды, ул Себердә калды, — дигән аның матбугат секретаре Дмитрий Песков. - Тиздән Мәскәүдә булачак, сезгә хәбәр итәрбез».

Президентның матбугат секретаре Путинның конкрет ял итү урынын төгәлләштермәде, әмма дәүләт башлыгының Шойгу компаниясендә булуын раслады.

Президентның Себердә вакытны ничек үткәрүе турында сөйләвен сорагач, Песков: «Тайга, таулар, саф һава һ.б. — гадәти ял», - дип санап китте.

Узган атнада Путин Ерак Көнчыгышта эш сәфәре белән булды. Президент анда Көнчыгыш икътисади форумда катнашты.

Путин Себерне ял итү урыны итеп беренче тапкыр гына сайламый инде. Мартnа ул соңгы тапкыр тайгада ял итте. Ул сәфәрдә  Президентны 
шулай ук  Шойгу озатып йөрде.

Фото: ria.new.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: