+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 сентябрь 2021, 12:40

Америкада кемнәр Путин яклы?

АКШның Мәскәүдәге элекке илчесе Майкл Макфол Америкада Русия Президенты Владимир Путин идеяләрен хуплаучылар, шулай ук бу идеологияне таратучы механизмнар бар, дип белдерде. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.  

Америкада кемнәр Путин яклы?
Америкада кемнәр Путин яклы?

Аларның берсе RT телеканалы, дип аңлатты дипломат. Ул билгеләп үткәнчә, беренче ун елда хакимияттә Русия лидеры үз идеяләрен ил эчендә алга сөрде, әмма арытаба аларны башка дәүләтләргә трансляцияли башлады, моның өчен дистәләгән төрле ысуллар бар. Дипмиссиянең элекке башлыгы Путин билгеле бер уңышка иреште дип таныды.
Макфол Русия Президенты идеяләрен консерватив һәм ортодоксаль буларак тасвирлый. "Европада сәяси лидерларның һәм хәрәкәтләрнең озын исемлеге бар, алар Путинга "табына”. Бу безнең АКШтагы хөкүмәт системасыннан аерыла. Һәм хәтта АКШта да Путин идеяләрен хуплаган кешеләр бар, шул исәптән безнең элекке президент Дональд Трамп, ул күп кенә идеологик аспектларда Байденга караганда Путинга якынрак", - ди.
Элекке илче заманча көндәшлекне салкын сугышның иртә этаплары белән чагыштырды һәм моның озак вакыт дәвамында булмавын билгеләде. Ул белдергәнчә, Путин "кулларында бер өем икелеләр һәм өчлеләр белән покер уйный", әмма аның нинди генә карталары булмасын, ул аларны кулланырга теләгәнен исбатлаган.
Элегрәк Макфол Русия Американы кораллану өлкәсендәге кайбер аспектларда уздыра дип белдергән иде, һәм бу - күпләр игътибар итмәгән "куркыныч факт". Ул беренче чиратта сүзнең атом-төш коралы турында баруын аныклады. Ул СССРдан мирас сыйфатында гына калмады, Русия лидеры Владимир Путин билгеле бер системаларны модернизацияләүгә "фантастик күләмдә акча" керткән.

Фото: Kremlin Pool/ Globallookpress.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: