+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 сентябрь 2021, 20:27

"Эшне системалаштырырга кирәк..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, "туры эфир" барышында "Ни өчен республика Башлыгы сити-менеджер җавап бирә ала торган мәсьәләләрне дә хәл итәргә тиеш?" - дигән сорауга җавап бирде.

"Эшне системалаштырырга кирәк..."
"Эшне системалаштырырга кирәк..."

— Ерактанрак башлыйм. Кайчак үземне ялкау кешемен дип шаяртып куям, - диде Радий Хәбиров. - Эшне системалы көйләү өчен кайчагында үзеңә һәр сорауга төшенергә кирәк. Минем эшем ул күбрәк аналитик эше. Даими рәвештә сәркатипләр белән көрәшәм, чөнки стратегиягә, республиканың киләчәген 10-20 елга нигезләргә вакытым юк. Көн дә диярлек "сәнәгать сәгате", "инвестиция сәгате" һәм башка киңәшмәләр үткәрәм. Миңа аларны да анализлар өчен вакыт кирәк.

Миңа яхшы хезмәттәшләр туры килде, Хөкүмәт шактый нәтиҗәле эшли, эшлекле Премьер-министр Андрей Назаров килде. Үз тирәмдә үз-үзен тәэмин итә торган кешеләрне җыярга телим. Җитәкче буларак вак-төяк проблемаларга вакыт сарыф итәргә тиеш түгелмен, һәм акрынлап мин стратегиягә китәм, әмма әлегә системаны көйләргә кирәк, - диде ул.

 

Олег Яровиков фотосы 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: