+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 сентябрь 2021, 23:10

Фаил Фәтхетдинов: “Халык — Радий Фәрит улын, ә Радий Фәрит улы халыкны ишетте”

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров белән туры эфир тәмамлану белән без үзебезнең баш мөхәрриребез Фаил Фәтхетдиновның фикерләрен белергә булдык.  

Фаил Фәтхетдинов: “Халык — Радий Фәрит улын, ә Радий Фәрит улы халыкны ишетте”
Фаил Фәтхетдинов: “Халык — Радий Фәрит улын, ә Радий Фәрит улы халыкны ишетте”

— Русия төбәкләре җитәкчеләренең телевидение аша туры эфирга чыгуы бик сирәк күренеш. Халык белән мондый формада аралашу, аларга халыкның сулышын аңлап, уй-фикерләрен ишетеп, төрле өлкәләрдәге эшчәнлекләренә үзгәрешләр кертергә дә этәргеч бирә бит. Мондый аралашу халык һәм җитәкчелек өчен файдалы гына.
Республика Башлыгы Радий Фәрит улының мондый адымга баруы үзенең эшен ышанычлы алып баруын дәлилли. Туры эфирда, беренчедән, Республика Башлыгы халыкны нинди сораулар борчыганлыгын турыдан-туры үзе ишетте, икенчедән, халык үзен борчыган сорауларны арадашчы-чиновниклар аша түгел, республика җитәкчесенә үзе җиткерде.
Радий Фәрит улының җавапларыннан күренүенчә, аңа халыкны борчыган мәсьәләләр ят түгел, өстән-өстән генә җавап бирми, аларны тирәнтен белә, кайберләрен эфир вакытында ук хәл итте.
Республика халкын беренче чиратта социаль тормыш, сәламәтлек саклау, торак, тирә-як мохит, спорт мәсьәләләре борчыганлыгы беленде. Радий Фәрит улы аларга тулы, нигезле һәм дәлилле итеп җавап бирде. Хакимият өчен уңайсызрак булып тоелган сорауларга да үз фикерен әйтергә тартынмады.
Республика Башлыгы исеменә туры эфир вакытында гына меңләгән сорау килүе әлеге туры эфирның нәтиҗәле икәнлеген күрсәтә. Кыскасы, халык - Радий Фәрит улын, Радий Фәрит улы халыкны ишетте.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: