+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 сентябрь 2021, 21:45

“Сәясәткә килгән кеше көрәшкә әзер булырга тиеш”

Башкортстан Башлыгы белән туры эфирда журналистлар да төрле темаларга сораулар бирде.  

“Сәясәткә килгән кеше көрәшкә әзер булырга тиеш”
“Сәясәткә килгән кеше көрәшкә әзер булырга тиеш”

“Коммерсант” гәзите журналисты сайлау кампаниясенең ни дәрәҗәдә демократик төстә булуы хакында сорады һәм кайберәүләрнең кандидатлар арасыннан төшерелүен искә алды.
Радий Хәбиров бу хәлне ниндидер процесс буларак күзәтүен генә әйтте.
“Әгәр кеше сәясәткә килергә уйлады икән, ул аңларга тиеш — властьны яулап алалар. Ул җиңел генә бирелми. Яулап алынган властьны кешенең беркайчан да кулыннан ычкындырасы килми. Көрәшкә әзер булырга кирәк. Билгеле кагыйдәләр эчендәге көрәш бу”.
Республика Башлыгы үз позициясенең катгый булуын билгеләде. Сайлаулардан төшерү яклы түгел икәнен әйтте.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: