Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның дүрт сәгатьлек "туры эфир"ы, башкалары белән чагыштырганда, иң дәвамлысы булып чыкты, һәм бу вакыт эчендә сурдотәрҗемәне «Башкортостан 24» телеканалының бер белгече генә башкарды.
Ирина Илтубаеваның эше ишетмәүче һәм сөйләшә алмаучы халыкка туры линияне карарга мөмкинлек бирде. Башкортстанда барлыгы меңнән артык кеше бу телне белә, ә саңгырауларның саны 4,2 мең кеше тәшкил итә.
Русиядә сурдотапшыруларны бары тик берничә канал гына башкара, алар арасында «Башкортостан 24» тә бар. Шул ук вакытта Европа өчен бу - нормаль күренеш дип исәпләнүче күпьеллык практика. Мондый эш - инвалидлар өчен уңайлы мохит булдыруга зур өлеш кертү.
Фото: gtrk.tv сайтыннан.