+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 сентябрь 2021, 17:08

В. Путин Эмомали Рахмонны Таҗикстанның бәйсезлек көне белән котлады

Русия Президенты Владимир Путин Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонны Таҗикстанның бәйсезлеге игълан ителүнең 30 еллыгы белән котлады.

В. Путин Эмомали Рахмонны Таҗикстанның бәйсезлек көне белән котлады
В. Путин Эмомали Рахмонны Таҗикстанның бәйсезлек көне белән котлады

Кремльнең матбугат хезмәте билгеләвенчә, Русия ике илнең союздашлыгы һәм стратегик партнерлыгы мөнәсәбәтләренә зур әһәмият бирә.

"Сезнең ил социаль-икътисади үсеш юлыннан уңышлы алга бара, көнүзәк мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә конструктив роль уйный. Таҗикстан белән союздашлык һәм стратегик партнерлык мөнәсәбәтләренә зур әһәмият бирәбез", - диелә хәбәрдә.

Русия башлыгы Владимир Путин илләрнең бердәм көче белән төрле юнәлешләрдә икеяклы хезмәттәшлекне үстерү тәэмин ителәчәгенә ышанычын белдерде.

Фото: Риа Новости сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: