+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 сентябрь 2021, 09:50

Иван Сухарев Нефтекамада булды

ЛДПРның ярдәм автобусы Нефтекама шәһәрендә булды, анда партия кураторы Иван Сухарев ЛДПР активы белән бергә консультатив, юридик, шулай ук башка кирәкле ярдәм күрсәтү өчен шәһәр халкы белән очрашты.

Иван Сухарев Нефтекамада булды
Иван Сухарев Нефтекамада булды


Нефтекама халкы ЛДПРның махсус ярдәм автобусы командасын җылы сәламләде, Владимир Жириновскийга яхшы теләкләрен һәм ярдәм сорап мөрәҗәгатьләрен җиткерде.

Очрашу барышында халык Иван Сухаревка шәһәрдә агымдагы хәл, коронавирус инфекциясе таралу, югары тарифлар, азык-төлеккә бәяләр, йортларга һәм юлларга капиталь ремонт ясау, хезмәт хакын түләмәү, пенсия билгеләү, суд приставларының гамәлләренә шикаятьләр, алда торган сайлаулар турында сөйләде.

Барысына да ЛДПРның истәлекле сувенирлары, Владимир Жириновский һәм Иван Сухарев исеменә мөрәҗәгать бланклары таратылды.

Фото: bashkiria.ldpr.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: