+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 сентябрь 2021, 18:10

Радий Хәбиров округ киңәшмәсендә катнашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары белән социаль-икътисади үсеш буенча округ киңәшмәсендә катнашты. Видеоконференция форматында аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Румия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырды.

Радий Хәбиров округ киңәшмәсендә катнашты
Радий Хәбиров округ киңәшмәсендә катнашты

Киңәшмәдә Дмитрий Чернышенко Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин раслаган округ кураторлыгының төп принциплары турында сөйләде.

- Без шунда ук эшлекле элемтәгә кердек, чөнки төбәкләр үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча конструктив фикер алышу өчен бик перспективалы мәйданчык күрәбез, иң мөһиме - аларны оператив хәл итү, - дип ассызыклады Игорь Комаров. - Идел буе федераль округы икътисадның дифференциацияләнгән структурасына ия, бу эчке яисә тышкы базарларда тискәре тенденцияләр шартларында да да тотрыклы үсеш мөмкинлеге бирә.

Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, һәр төбәк буенча алга киткән биш проектны оператив рәвештә билгеләү мөһим, аларны гамәлгә ашыру аларның социаль-икътисадый үсешенә уңай йогынты ясаячак. Шулай ук милли максатлар, дәүләт программалары һәм төп инициативалар белән төбәк үсеш стратегияләрен синхронлаштыру буенча тәкъдимнәр формалаштырырга кирәк.

Төбәкләр башлыклары кураторлык программасы кысаларында инде күрсәтелгән ярдәм өчен вице-премьерга рәхмәт белдерделәр һәм федераль үзәк һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ярдәмендә өлкәләр һәм республикаларның алга киткән үсешенә ирешергә мөмкин булачагын билгеләп үттеләр.

- Федераль округларга Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары рангында кураторларның беркетүен без зур өмет белән көттек. Бу чыннан да безнең башлангычларга җитди ярдәм булыр дип ышанам. Башкортстан төп күрсәткечләр буенча үсешнең яхшы дәрәҗәсендә. 2021 елның җиде аенда сәнәгать бездә 3,5 процентка артты. Инвестицион активлык буенча начар нәтиҗәләр түгел. Авыл хуҗалыгы да тотрыклы үсә, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: