+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 сентябрь 2021, 15:20

Тавыш бир дә браслет һәм ташлама ал!

Башкортстанда тавыш бирү көннәрендә традицион "Рәхмәт" акциясе узачак.

Тавыш бир дә браслет һәм ташлама ал!
Тавыш бир дә браслет һәм ташлама ал!

17-19 сентябрьдә илдә Бөтенрусия Бердәм тавыш бирү көннәре узачак. Республикада сайлаучылар сигезенче чакырылыш Русия Дәүләт думасы, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаячак.

17, 18 яки 19 сентябрьдә, сайлау көннәренең берсендә, тавыш биргән төбәк халкы үз сайлау участокларында ташлама белән товарлар сатып алырга яки хезмәт алырга мөмкинлек бирә торган махсус беләзекләр ала алачак.

Инде традициягә әйләнгән «Рәхмәт» акциясе Уфа, Стәрлетамак, Салават, Туймазы, Октябрьский, Нефтекама, Благовещен, Бөре, Сибай шәһәрләрендә һәм республика районнарында үткәрелә. Муниципалитетларда кәгазь беләзекләр таратылачак көннәр һәм сәгатьләр расланды инде.

Акция кысаларында ташламалар бирергә әзер оешмалар исемлегенә автосервислар, шиномонтажлар, автомойкалар, матурлык салоннары, чәчтарашханә, кафе, рестораннар, азык-төлек кибетләре, фитнес-клублар, кинотеатрлар, театрлар, музейлар, медицина үзәкләре, стоматология, даруханәләр һәм оптикалар, шулай ук чәчәкләр салоннары, фотосалоннар, балалар, хуҗалык товарлары, кием кибетләре, мәдәни һәм күңел ачу учреждениеләре (музейлар, мәдәният һәм ял итү парклары, батутлы парклар, балалар ялы үзәкләре) керде.

Аерым алганда, Уфада партнерлар исемлеге 300 оешмага җитә, башка шәһәрләрдә һәм районнарда - уртача 40тан 70 оешмага кадәр. Акция партнерларының тулы исемлеге рахмат102.рф акциясе сайтында бастырылачак. Сайтка сылтама флаерда урнаштырылачак, аны браслетлар белән бергә таратачаклар.

Ташламалар күләме - 2дән 100 процентка кадәр, ташламаларны куллану вакыты төрле партнерларның төрлечә, кайберләренең ел ахырына кадәр гамәлдә, оешмаларның бер өлеше бүләкләр бирә!

Акцияне оештыручылар арасында: Уфа шәһәре Эшкуарлар берлеге, Стәрлетамак шәһәре эшкуарлар ассоциациясе, «Башкортстан Республикасы эшкуарларының һөнәри берләшмәсе» берлеге һәм төбәкнең шәһәр һәм районнарының башка эшкуарлык берләшмәләре.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: