+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 сентябрь 2021, 09:55

Владимир Путин Евгений Зиничев белән хушлашырга килде

Ил Президенты Владимир Путин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры, Русия Герое (үлгәннән соң), армия генералы Евгений Зиничев белән хушлашу өчен килде.

Владимир Путин Евгений Зиничев белән хушлашырга килде
Владимир Путин Евгений Зиничев белән хушлашырга килде

Президент, Евгений Зиничев табутына чәчәкләр куеп, мәрхүмнең тол хатыны һәм улына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы хезмәт бурычын үтәгәндә 8 сентябрендә фаҗигале рәвештә һәлак булды. Аңа 55 яшь иде.

Элегрәк Владимир Путин Евгений Зиничевның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашу телеграммасын юллаган иде. Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: