+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 сентябрь 2021, 15:00

Башкортстан Бердәм тавыш бирү көненә әзер

13 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән үткәргән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Бердәм тавыш бирү көненә әзер
Башкортстан Бердәм тавыш бирү көненә әзер

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко киңәшмәдә Бердәм тавыш бирү көнен үткәрүгә әзерлек турында сөйләде.

- Федераль закон һәм Русия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә билгеләнгән сайлауларда тавыш бирү быел өч көн: 17, 18 һәм 19 сентябрьдә уздырыла. Тавыш бирү вакыты - 8.00-20.00 сәгатьтә, - диде Илона Макаренко. - Дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә сайлауларны 69 территориаль һәм 3 мең 403 участок комиссиясе уздыра, шуның 39ы сайлаучылар вакытлыча булу урыннарында (дәваханәләрдә, тикшерү изоляторларында, тимер юл вокзалында) төзелде. Барлык сайлау комиссияләре әгъзалары уку узды һәм 8 сентябрьдә эшкә кереште.

Тавыш бирү биналары тиешле хезмәтләр тарафыннан тикшерелде һәм эшкә әзер. Аларның барысы да стационар һәм күчмә тартмалар, тавыш бирү кабиналары, кирәкле җиһаз, сейфлар, шул исәптән сейф-пакетларны саклау, видеокүзәтү яки видеотеркәү чаралары, стационар яки кул металлодетекторлары белән тәэмин ителгән. 230 сайлау участогы сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) белән җиһазландырылган.

- Бу безнең ил һәм республика өчен мөһим сәяси чара. Без аны оешкан төстә һәм законнарга туры китереп уздырырга тиеш, - дип ассызыклады республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Муниципалитетлар сайлауларны оештыру белән шөгыльләнергә тиеш. Ә безнең уртак бурычыбыз - өч көнлек тавыш бирүнең иминлеген тәэмин итү.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: