+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 сентябрь 2021, 10:55

“Гадел Русия”нең Башкортстан төбәк бүлегендә -- яңа лидер

“Гадел Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлегендә лидер үзгәрде. Рәис вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп Александр Бондаренко сайланды.

“Гадел Русия”нең Башкортстан төбәк бүлегендә -- яңа лидер
“Гадел Русия”нең Башкортстан төбәк бүлегендә -- яңа лидер

Аның кандидатурасы өчен утырышта катнашучылар бертавыштан тавыш бирде. Партиянең урындагы бүлекчәләре рәисләре Уфага республиканың барлык районнарыннан диярлек килде. Өстәвенә, делегатлар үз конференцияләрен экстрен дип атады.

“Безнең партияне коткарырга кирәк. Ул инде бернинди эш тә үткәрми, һәм үткәрергә теләмиләр, нәрсәнедер төзәтү өчен конференция чакыртырга туры килде”, - диде “Гадел Русия” партиясенең Туймазы районы бүлекчәсе рәисе Зөфәр Лотфуллин.

Утырышта катнашучылар сүзләренчә, күп нәрсәне төзәтергә кирәк булачак. Беренче чиратта, партиянең хәзер бик тиз түбән төшкән төбәк бүлеге рейтингын күтәрү турында сүз бара.

“Хәзер бик күп сораулар туа. Халык сез кайда булдыгыз, дип сорый. Чөнки 17 сентябрьдә алар сайлауларга барачак, ә безнең партия асылда анда катнашмый”, - ди “Гадел Русия” партиясенең Калтасы районы бүлекчәсе рәисе Богдан Божик.

Мондый катлаулы хәлне делегатлар партиянең Башкортстандагы төбәк бүлеге рәисе итеп Дәүләт думасы депутаты Гаджимурат Омаровны сайлау белән бәйли. Алар раславынча, ул сайланган конференциядә республикадан партия әгъзалары катнашмаган. Димәк, ул легитим түгел, ә аның кабул иткән барлык карарлары хокуклы түгел дип танылырга тиеш.

“Августта ниндидер җыелыш булган, ниндидер кешеләр Омаров әфәндегә партиянең төбәк бүлегенә җитәкчелек итәргә мөмкинлек биргән. Әмма бүген әлеге җыелыш легитим түгел дип танылды һәм аның барлык карарлары гамәлдән чыгарылды дигән карар кабул ителде”, - ди "Гадел Русия" партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Александр Бондаренко.

Фото: spravedlivo.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: