-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 сентябрь 2021, 20:30

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә тавыш бирүгә әзерлек турында сөйләделәр

14 сентябрьдә “Башинформ” агентлыгында “Башкортстан сайлау системасының 19 сентябрьгә билгеләнгән сайлауларны үткәрүгә әзерлеге” темасына матбугат конференциясе булды.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә тавыш бирүгә әзерлек турында сөйләделәр
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә тавыш бирүгә әзерлек турында сөйләделәр

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко, аның урынбасары Марат Гадилов, комиссия секретаре Марина Долматова мөһим сәяси чарага әзерлек турында сөйләделәр, журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

– Тавыш бирү быел өч көн рәттән – 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Русиянең сигезенче чакырылыш Дәүләт думасына һәм Уфа шәһәр Советына депутатлар, Дәүләт җыелышы-Корылтайга бермандатлы 29нчы Толбазы, 55нче Буй, 43нче Краснохолм сайлау округлары буенча һәм 168 муниципаль берәмлектә өстәмә сайлаулар, ике шәһәр һәм бер авыл биләмәсе Советына депутатларны сайлау кампанияләре көтелә. Барлыгы 175 кампания, алар барышында 312 мандат бүленәчәк, өстәвенә, исемлекләр буенча тавыш бирү үтәчәк, – диде Илона Макаренко.

Русия Дәүләт думасына сайлауларда 14 партия катнаша, бездә бермандатлы алты округ буенча 13 партиядән 59 кандидат теркәлгән. Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлауларда 4 партиядән 11 кандидат, үз-үзен тәкъдим иткән бер кандидат теркәлгән.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 3 миллион 18 мең 342 сайлаучы исәпләнә, 43 мең 115 кеше беренче тапкыр тавыш бирәчәк.

Дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә сайлауларны 69 территориаль һәм 3 мең 403 участок сайлау комиссиясе уздыра, шуның 39ы сайлаучылар вакытлыча булу урыннарында (дәваханәләрдә, тикшерү изоляторларында, тимер юл вокзалында) төзелгән. Уфа, Салават, Стәрлетамак шәһәрләрендә, Архангель, Бәләбәй, Дәүләкән, Дүртөйле, Учалы районнарында вакытлыча булу урыннарында сайлау участоклары оештырылган.

Русиядә теркәлмәгән кешеләр өчен Уфада Посадская, 26 адресы буенча участок эшләячәк. 272 торак пунктында 30 мең кеше күчмә автобус-участокларда тавыш бирәчәк. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга участок комиссиясе әгъзалары өйләренә киләчәк.

Тавыш бирү биналары тиешле хезмәтләр тарафыннан тикшерелгән һәм эшкә әзер. Аларның барысы да стационар һәм күчмә тартмалар, тавыш бирү кабиналары, кирәкле җиһаз, сейфлар, шул исәптән сейф-пакетларны саклау, видеокүзәтү яки видеотеркәү чаралары, стационар яки кул металлодетекторлары белән тәэмин ителгән.

Тавыш бирү нәтиҗәләренең легитимлыгын һәм ачыклыгын тәэмин итү максатында 1389 сайлау участогында (69ы – территориаль комиссиядә, 1320е – участок комиссиясендә) видеокүзәтү камералары һәм 230 участокта КОИБ-2010 (сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары) урнаштырылачак. Мондый комплекслар сайлаучылар аеруча күп булган участокларда куелачак.

М. Гафури исемендәге академия драма театрында Башкортстан Иҗтимагый палатасы оештырган җәмәгать видеокүзәтү үзәге эшләячәк. Анда видеокүзәтү белән җиһазландырылган барлык участоклардан трансляцияләрне күрергә мөмкин булачак. Үзәк соңгы бюллетеньне исәпкә алганчы өч көн дәвамында эшләячәк. Үзәккә аккредитация алу өчен гариза бирергә кирәк.

Сигезенче чакырылыш Дәүләт думасына сайлауларга партия исемлеге һәм бермандатлы сайлау округлары буенча 3030100 данә бюллетень әзерләнгән, шул исәптән 742900е - сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) өчен. Гадәттәгечә, бюллетеньнәр өч телдә басылган: 82 проценты – урыс телендә (2 миллион 463 мең 700 данә), 12 проценты – урыс/башкорт телендә (370 мең 50 данә) һәм 6 проценты - урыс/татар телендә (196 мең 350 данә).

Башкортстанда онлайн тавыш бирү әлегә юк, ул илдә этаплап кертелә, һәм республикада яшәүчеләр өчен онлайн тавыш бирү мөмкинлеге барлыкка килү сроклары әлегә билгеле түгел. Быел ул Русиянең җиде субъектында гына мөмкин.

Тавыш бирүне күзәтү өчен 21 мең кеше гариза биргән. Закон буенча күзәтүчеләр сайлауларда катнашучы партияләр һәм кандидатлар, шулай ук иҗтимагый палаталар тарафыннан җибәрелергә мөмкин.

Матбугат конференциясе барышында киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә 17 һәм 18 сентябрьдә тавыш бирү барышында бирелгән бюллетеньнәрне саклау өчен сейф-пакетлар һәм өйдә тавыш бирүче сайлаучылар өчен индивидуаль пакетлар күрсәтелде.

Шулай ук Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет һәм республика Үзәк сайлау комиссиясе арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: