Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 сентябрь , 10:55

Халыкны нәрсә борчуын партияләр белеп торырга тиеш

Русия Дәүләт думасына КПРФ партиясеннән депутатлыкка кандидат Илһам Галин Бакалы районында сайлаучылар белән очрашты.

Халыкны нәрсә борчуын партияләр белеп торырга тиеш

Урындагы халык, урындагы чистарту корылмалары совет чорыннан ук эшләп килә һәм бүген авария хәлендә, дип хәбәр итте.

- Түрәләр элегрәк Боз сарае төзергә вәгъдә итте, шулай да төземәделәр, - диде Илһам Галин. - Күпләр халыкны борчый торган мәсьәләләр буенча депутат наказлары язачак, алар арасында халык көнкүрешендә файдалы булырдайларына игътибар юнәлтергә кирәк.

Фото: kprf102.ru

Автор:Фануз Хабибуллин