+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
15 сентябрь 2021, 05:50

Иван Сухарев Чишмә районында булды

Дәүләт думасы депутаты Иван Сухарев эш сәфәре белән Чишмә районында булды, анда ул район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров белән очрашты һәм урындагы халык белән аралашты.

Иван Сухарев Чишмә районында булдыИван Сухарев Чишмә районында булды
Иван Сухарев Чишмә районында булды

Очрашу барышында район хакимияте башлыгы парламентарийга Чишмә районында агымдагы хәл һәм торак пунктларда инфраструктура үсеше турында сөйләде. Хәзерге вакытта юллар ремонтлана, Чишмә бистәсендә су белән тәэмин итү системасы төзекләндерелә, футбол кыры төзелә башлый. Яшелчә саклагычын һәм кунакханә комплексын төзү планлаштырыла.

Иван Сухарев Чишмә районында яшәүчеләр белән аралашты. Мөрәҗәгать иткән гражданнарга Владимир Жириновский һәм Иван Сухарев исеменә мөрәҗәгатьләр бланклары, шулай ук ЛДПР символикасы белән истәлекле сувенирлар таратылды.

Фото: ldpr-rb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас